Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар
Мөфти Татарстан дини уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәрен һәм шәкертләрне бүләкләде
13 октябрь 2021 ел 16:38
Мөфти мөгаллимнәрне халык санын алу барышында шәкертләрдә милли үзаң тәрбияләргә чакырды
13 октябрь 2021 ел 14:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


