Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең PrivateClub резидентлары очрашуында катнашты
19 декабрь 2021 ел 13:41
Татарстан Митрополиясе һәм Диния Нәзарәтенең Актаныш районы зиратында булган вандализм очрагы буенча уртак белдерүе
17 декабрь 2021 ел 21:22
Танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Баку клиникасына дәваланырга китте. Акча җыю дәвам итә
17 декабрь 2021 ел 11:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

