Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар
Татарстанда Рамазан аенда аз керемле гаиләләр азык-төлек белән тәэмин ителәчәк
11 апрель 2022 ел 18:00
Татарстанда Рамазан аенда авыру балаларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю дәвам итә
11 апрель 2022 ел 17:38
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтә башлады
08 апрель 2022 ел 17:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

