Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар

Татарстан Диния Нәзарәтенә - 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды
16 сентябрь 2022 ел 09:52

Нәзарәткә 30 ел: 1592 күчемсез милек объекты Татарстан өммәтенеке итеп рәсмиләштерелгән
16 сентябрь 2022 ел 08:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы