Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар

Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен дәресләр узды
05 декабрь 2022 ел 11:08

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үзенчәлекле балалар үстерүче әниләрне мәҗлескә җыйды
02 декабрь 2022 ел 15:53

Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты Комитеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады
02 декабрь 2022 ел 11:19

Камил хәзрәт хәрби операциядә хезмәт иткән имам Руслан хәзрәт Әгъмәлов белән очрашты
01 декабрь 2022 ел 15:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы