Бүген Түбән Камада имам-мөхтәсиб сайлаулары үтәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең Уставына нигезләнеп Түбән Кама шәһәре һәм районының мөхтәсибәт җыелышына Динар хәзрәт Ибраһимов кандидатурасын имам-мөхтәсиб буларак тәкъдим итте. Моңа кадәр Динар хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб урынбасары вазыйфаларын башкара иде. Сайлауларның нәтиҗәләре хакында ТР МДН матбугат хезмәте өстәмә хәбәр бирәчәк.
Бүген Түбән Камада имам-мөхтәсиб сайлаулары үтәчәк
30 июнь 2017 ел 15:00

Соңгы яңалыклар

“Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә 75 катнашучы гариза тапшырды. Төп бүләк – гомрәгә юллама!
05 май 2025 ел 13:55

Мәктәпнең 30 еллыгына “Госмания” – иман һәм белем чишмәсе” китабы басылып чыкты
02 май 2025 ел 14:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы