ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан дин кардәшләребезгә зур күчтәнәч. Намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде.
Ул "Азан" мөселман радиосы студиясендә яздырылган. Тираж эшләүне "Аксу" продюсерлык үзәге башкарган. Җыентыкны кулына алучыларга мөрәҗәгать итеп болай диелә: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку.
Һәр мөселманга намаз уку тиешлеге турында Коръәннең күп аятьләрендә әйтелә. Шуларның берсен, “Ән-Ниса” сүрәсенең 103 нче аятен искә төшерик: “Намазны торгызыгыз, дөреслектә, намаз мөселманнарга билгеле вакытларда үтәлергә тиешле гамәл итеп йөкләтелде”
Кайберәүләр: «Намаз укыр идем, догаларын белмим», — ди. Ә ул догаларны өйрәнү бик җиңел. Ниятең генә нык булсын.
Әлеге җыентыкта Намаздагы догалар тәкъдим ителә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп Сез намаз догаларын дөрес итеп, мәгънәсен аңлап укырга өйрәнерсез. Аллаһ изге ниятләрегездә ярдәмче булсын".
Татарстан мөфтие мөселманнарга Ураза гаетенә бүләк ясады
26 июнь 2017 ел 14:43

Соңгы яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Диния нәзарәтеннән Җиңүнең 80 еллыгына күчтәнәчләр ала
30 апрель 2025 ел 12:03

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде
29 апрель 2025 ел 12:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы