Биектау башлыгы 500 кешелек ифтар җыйды
09 июнь 2017 ел 21:24
Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Биектауда район башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы исеменнән оештырылган ифтарда булды. 500 кешелек авыз ачу мәҗлесендә район халкы һәм җитәкчеләр катнашты. Бер уңайдан, мөфти биектаулылар белән спорт комплексында очрашып, аларның сорауларына җавап бирде, вәгазь сөйләде. Шулай ук Камил хәзрәт Биектау мәдрәсәсенең яңа бинасының һәм футболчы Гекдениз Карадениз мәчетенең төзелешләре белән танышып алды.
Соңгы яңалыклар
12 август 2025 ел 16:07
12 август 2025 ел 15:08
12 август 2025 ел 09:11
11 август 2025 ел 16:51