Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән – Зәй районында. Иске Зәй бистәсендә яңа “Билал” мәчете һәм татар дин әһеле, тарихчы, XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын биләгән язучы Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелгән мәдрәсә - "Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Кама аръягы мәгърифәт үзәге" Автономияле коммерциясез оешма ачыла. Биредә шулай ук Ялчыгол музее да эшләп киләчәк. Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та катнаша.
Зәйдә яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачыла
26 май 2017 ел 11:41

Соңгы яңалыклар

Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
06 июнь 2025 ел 04:34

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы