Бөгелмәдә язгы өмәгә 100-дән артык кеше җыелды
20 апрель 2017 ел 13:58
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетен чистарту өчен язгы өмәгә 100-дән артык кеше җыелды. Мөселманнар мәчетнең тирәлеген кардан чистартты, корыган агач ботакларын, чүпләрне җыеп чыкты. Эштә махсус техника да файдаланылды.
- Исламда тәртип, пөхтәлек һәм чисталлыкка зур игътибар бирелә, - ди район имам-мөхтәсибе Хөснетдинов Рамил хәзрәт. - Кеше өен дә, эшен дә, җәмәгать урыннарын чиста тотарга тиеш. Аеруча мәчетләрне.
Бөгелмә мөхтәсибаты өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәтен җиткерә.
Соңгы яңалыклар
28 июль 2025 ел 14:24
28 июль 2025 ел 12:36
28 июль 2025 ел 12:07
28 июль 2025 ел 12:00