Янгыннан зыян күргән мәчеткә ярдәм күрсәтелде
20 февраль 2017 ел 10:17
Аксубай районының Ямбай авылы мәчете өч ай элек янгыннан зыян күргән иде. Бөтен район белән җыелып ярдәм күрсәтелде. Төзекләндерелгәннән соң халык белән шушы мәчеттә очрашу үтте. Әлеге очрашуга ТР МДН көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров тә килгән иде. Мәчетне тезекләндерүгә зур өлеш керткән район халкына һәм Сыраев Гайфетдин кардәшкә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Соңгы яңалыклар
17 февраль 2025 ел 08:20
16 февраль 2025 ел 17:24
15 февраль 2025 ел 15:03
14 февраль 2025 ел 15:03