2 июль көнне Буада яңа төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы булып узды. Тантана барышында мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җыелган халыкка, мәчеткә һәрдаим ярдәм итүчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетнең салынуында башыннан алып ярдәм күрсәтүче Зөфәр Фатыйх улы халыкка мәчетнең хәзергә хәтле эшләнгән, алга таба эшләнәчәк эш планнары белән таныштырып үтте. Җыелган халык ай куйган вакытта тәкбирләр әйтеп торды. Соңыннан Шамил хәзрәт мәчетнең киләчәктә дәвамлыгы булсын диеп догалар кылып тәмамлады.
Буада сигезенче мәхәллә мәчетенә ай куелды
03 июль 2019 ел 09:48

Соңгы яңалыклар

Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте
22 ноябрь 2022 ел 10:11

Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы