1 март көнне “Хәләл” комитеты мөдире Ирек хәзрәт Җиһаншин Буа районына эшлекле сәфәр кылды. Хәзрәт “Госман” мәчетендә җомга намазына кадәр халыкка “хәләл” төшенчәсе турында вәгазь-нәсыйхәтен җиткерде. Комитет алып барган эшчәнлек белән кыскача таныштырды. Соңыннан халык биргән сорауларга җавап бирде. Буа районында халыкка хезмәт итүче “Нур” хәләл кафесы һәм “Бәрәкәт” кибетләре белән якыннан танышты, аларның алга таба “Хәләл” комитеты белән тыгыз элемтәдә булуын теләп калды.
“Хәләл” комитеты мөдире Буа районында
02 март 2019 ел 10:41

Соңгы яңалыклар
Сабада «Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз» дип исемләнгән конференция узды
19 март 2019 ел 17:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы