Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген Россиядә олы дәүләт бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Илебез һәм элекке СССР халыклары өчен бу дата изге санала, чөнки алар бергәләп уртак Ватанны саклауга күтәрелә һәм нацистларның милләтара низагларны кискенләштерү аша коллыкка төшерү исәпләрен җимерә. Гитлерчылар нык ялгыша: милли төрлелеккә карамастан, халыклар дошманга каршы көрәштә бердәмлек күрсәтә, ә совет мөселманнары сугышның беренче көненнән үк батырлыклар кыла.
Бөек Ватан сугышы елъязмасы татарлар күрсәткән каһарманлыклар белән тулып тора. Үлем җәзасына кулларына Коръән тотып барган җәлилчеләр дисеңме, мөфти Габдрахман Рәсүлевның атаклы фәтвасы, амбразурага ташланган Газинур Гафиятуллин, рейхстагка беренчеләрдән булып байракны кадап куйган Гази Заһитов булсынмы... Болар – сугыш елларында милләттәшләребез кылган батырлыкларның берничәсе генә. Ә башка халыкларда алар күпме! Һәркем үз геройлары белән горурлана. Һәм монда гаепләрлек берни дә юк, чөнки бүген нәкъ менә уртак хәтер Россиянең күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятен берләштерә дә инде.
Динебез Ватанны саклауга һәрвакыт зур әһәмият бирә. Хәдистә болай диелә:
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: «عَيْنَانِ لَا تَمَسُّهُمَا النَّارُ»: عَيْنٌ بَكَتْ مِنْ خَشْيَةِ اللهِ، وَعَيْنٌ بَاتَتْ تَحْرُسُ فِي سَبِيلِ اللهِ
“Җәһәннәм уты берсе Аллаһыдан куркып елаган, ә икенчесе постта күзәтеп торган (Ватанны саклауда булган) ике күзне яндырмас” (Сүнән Тирмизи, 1639). Бу хәдистән аңлашылганча, Ватаныңны дошманнарга бирмәс өчен, һәрвакыт әзер булырга, аның чикләрен сакларга кирәк. Моннан тыш, Аллаһның әманәтләре – гаилә һәм Ватанны саклап калу нияте белән җиргә башларын кәфенсез салган миллионлаган кешеләрне искә алуны да динебез бездән таләп итә. Раббыбыз аларны үлгән дип санауны тыя:
وَلَا تَحْسَبَنَّ الَّذِينَ قُتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أَمْوَاتًا بَلْ أَحْيَاءٌ عِندَ رَبِّهِمْ يُرْزَقُونَ
“(Рәсүлем!) Аллаһ юлында үтерелгәннәрне үлеләр дип санама. Юк, алар – тере, Раббылары хозурында ризыкланалар” («Әлү Гыймран» сүрәсе, 169 нчы аять).
СССРдагы мөселман оешмалары сугыш елларында үзенең ватанпәрвәрлеген ачык күрсәтә. Мөфти Габдрахман Рәсүлев 1942 нче елда мөселманнарга: “Бүген, уллары, энеләре яки аталары, кулларына корал тотып, уртак Ватаныбызны саклап, немецларга каршы сугышмаган бер генә мөэмин дә юк, тылда фабрика-заводларда үз хезмәте белән җиңүне якынайтмаган бер генә кеше дә юк. Чөнки без, мөселманнар, Ватанга мәхәббәт динебезнең бер өлеше дигән сүзләрне яхшы хәтерлибез”, – дип мөрәҗәгать итә. Ул дин кардәшләребезне Ватанга тугрылык күрсәтергә, мәчетләрдә һәм намаз укыла торган йортларда, җиңүне якынайтуны сорап, гыйбадәт кылырга чакыра. Имамнар эвакуацияләнгәннәргә ярдәм итүне оештыруга алына, ә мәчетләр мохтаҗ гражданнар өчен матди ярдәм җыю урыны була.
Бүген исә нацизмга каршы көрәшне безнең буын дәвам итә. Бөек Ватан сугышындагы кебек, махсус хәрби операция зонасында төрле милләт һәм төрле дин тотучы сугышчылар хезмәт итә. Шул исәптән, мөселманнар да. Ә тылда дин кардәшләребез арасында аерым «мобилизация» бара: Диния нәзарәте, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, мөселманнар исеменнән 20гә якын гуманитар йөк, ️40 комплект хәрби кием, “тәгәрмәчле” 2 мәчет, 3 мотоцикл, 7 автомобиль, 165 мең кесә догалыклары җибәрде, 61 мәчеттә волонтерлык пунктлары эшли, алар маскировка челтәрләре үрәләр һәм маскировка халатлары тегәләр, коры ашлар һәм хәләл тушенка әзерлиләр, оекбашлар бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар һ.б., ә Нәзарәтнең 27 хәзрәте һәм хезмәткәре алгы сызыкка сугышчыларның хәрби рухын күтәрергә барып кайтты...
Хөрмәтле дин кардәшләр! Җиңү өчен Бөек Ватан сугышы елларында төрле дин һәм милләттән булган 27 миллион кеше үз гомерен биргән. Әгәр аларның һәркайсын бер минут тынлык белән искә алсак, кешелек озак елларга тынып калачак... һәм, бәлки, тынлык белән бергә җир йөзендә тынычлык та урнашыр иде. Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары һәр көнне Аллаһы Тәгаләдән сугышчыларыбызны яклавын, бөтен халыкларның аңлашып яшәвен, Ватаныбызга иминлек сорыйлар. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысын да тизрәк җиңеп кайтуын көтәбез. Ин шәә Аллаһ!
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин